Апрель аенда Россиядә коронавирус пандемиясе чорында кертелгән кайбер ташламалар гамәлдән чыгарыла. Бу хакта «Парламентская газета» хәбәр итә. Тулырак киләсе язмада.
Ташламаларның беренчесе — сигез яшькә кадәрге һәр балага бирелә торган 5 мең сум күләмендәге яңа ел түләүләре. Россиялеләрнең күпчелеге аларны узган елның 25 декабренә алып бетерде.
65 яшен узган эшләүче пенсионерларга эшкә яраксызлык кәгазе — больничныйлар бирелүдән туктый. Алар Covid-19 сәбәпле, чикләүләр вакытында бирелә иде.
Коронавирус вазгыяте сәбәпле, Үзәк Банкның керемнәрнең бер өлешен югалткан кешеләр өчен кредитларны реструктуризацияләүгә кагылышлы тәкъдимнәре үз көчен югалта. Мондый гаризаларны физик затлар, үзмәшгульләр, эшмәкәрләр 31 мартка кадәр бирә ала. 1 апрельдән кредит оешмаларының бурычлары булган клиентларын торактан чыгаруны тыю да бетерелә.
Эшсезләрне дәүләт хезмәтләре һәм «Работа в России» порталы аша онлайн теркәмәячәкләр, шулай ук эш бирүчеләр кәгазь күчермәләрсез булган онлайн-документларны әйләнештән чыгара.