Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин юлчыларның авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итү хәйрия акциясенә кушылды. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
«Республиканың Теләче районында яшәүче күп балалы 27 гаиләгә азык-төлек, җиләк-җимеш һәмм татлы ризыклар тутырылган тартма тапшырылды», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.