Бер урында 100 дән артык хәйрия берләшмәсе урнаша. Казанда август азагында волонтерлар җыены уза. Биредә үзара тәҗрибә уртаклашу һәм уртак проектлар әзерләү мөмкинлеге була.
Булачак кабинетларның сызымнары күренә инде: ак диварларга стеллажлар эленә, ә бүлмәләрдә уңайлы һәм заманча эш урыннары барлыкка килә . «Игелекле Казан» волонтерлары өчен коворкинг 100дән артык хәйрия оешмасын берләштерәчәк. Эшләр барышын Казан мэры Илсур Метшин күзәтте.
Волонтерларга нәтиҗәле эшләү өчен барлык уңайлыклар да тудырыла: иркен конференция заллары, эш кабинетлары, балалар, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен инклюзив уен бүлмәләре була. Бинада тиз арада ярдәм күрсәтү өчен заманча техника урнаштырыла.
Бер үк вакытта кабинетларда 24 белгеч эшли ала. Хәйриячеләр белән янәшәдә Казан ветераннарының иҗтимагый оешмасы урнаша. Якын-тирәдәге территорияне дә төзекләндерәләр.
Казанның Совет районында Сеченов урамы., 5 йорт адресы буенча урнашкан яңа бинаны август ахырында ачарга җыеналар.
Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.