Республикабызда мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә төрле ярдәм чаралары оештыру дәвам итә. Актаныш районында да мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре игътибар үзәгендә. Бу көннәрдә генә шундый бер гаиләгә утын кайтаруны оештырдылар. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты һәм волонтерларның игелекле гамәле турында киләсе язмада.
Айрат ага Закиров утын алып килүчеләрне әнә шулай сөенеп каршы алды. Рәхмәт сүзләре белән озатты. Кадерле кешеләрен хәрби хәрәкәткә озаткан Закировлар гаиләсенә зур ярдәм бу. Бугенге көндә аларның ике уллары мобилизаөияләнгән.
Закировлар кебек ук якыннары мобилизаөияләнгән шундый 20 гаиләгә район буенча утыннар кайтарту оештырылды. Утыннарны исә санитар чистартуны таләп иткән каен полосасыннан юнәлтәләр. Әлеге игелекле эшкә Габдрәшитовлар гаиләсе алынган.
Әтиле уллы Габдрәшитовлар агачларны иң әүвәл егып, ботаклардан арындыралар. Соңыннан исә аны утын түмәрләренә бүләләр. Эшләр үзләренең шәхси техникалары ярдәмендә башкарыла.
Сәфәр, Яңа Әлем, Иске әлем авыллары Актаныш һәм Актанышбаш, Татар Суыксу җирлеләрендә яшәүчеләр утынлы булды. Бу гаиләләрнең соравы буенча әлеге эш тагын оештырылыр дип көтелә.
Эльза Әхмәтҗанова, Регина Салахова, Марат Саррахов,
“Татарстан яңалыклары”, Актаныш районы.