“Бала сити” халыкара Кембридж мәктәбендә беренче профессиональ татар композиторы Сара Садыкова иҗатына багышланган әдәби-музыкаль ачык дәрес узды. Чарада “Мәрхәмәт” милосердие хатын-кыз депутатлар һәм Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская катнашты. Дәреснең матур мизгелләре хәбәрчебез Айзилә Батырханова әзерләгән видеоязмада.
Халкыбызның сөекле композиторы, җырчы, Тукай бүләге лауреаты Сара Садыйкованың тууына 115 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. Чираттагысы “Бала Сити” Халыкара Кебридж мәктәбендә оештырылды. Укытучы апалары сабыйларны Сара Садыйкованың тормыш юлы һәм аның кабатланмас иҗаты белән таныштырган. Сара апа турында белемнәрне ныгытып, ачык дәрестә алар беренче татар хатын-кыз композиторының җырларын башкарды. ЛАЙФ
Кичәдә “Бибисара моңнары” китабын тәкъдим иттеләр. Сара апаның нәшер ителмәгән 143 җыры бу китапта урын алган. Ноталарын кызы Әлфия Айдарская тапшырган. Шулай итеп, Композиторның 115 еллыгына бу ядкэрҗлэр халыкка тәкъдим ителде.
Әйе, Яшь буын үзенең данлыклы милләттәше, калфаклы сандугачы Сара апа Садыкова белән горурланып үсәргә тиеш!
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары