Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еникинең гаилә архивыннан уникаль фоторәсемнәр тәкъдим ителде. Әлеге күргәзмә «Әмирхан Еники һәм аның дәвере» дип аталды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов фоторәсемнәрнең язучы архивыннан алынганын, аларны әдипнең кызы Флера ханым Тюменева биргәнен сөйләде.
Рәдиф Җамалетдинов хәзерге татар әдәбиятындагы үзгәрешләрнең тамырлары Бөек Ватан сугышы елларына барып тоташуын һәм Әмирхан Еники прозасы башлап җибәрүен әйтте. Күргәзмә татар мохитына бәйле күп кенә истәлекләр белән үзенчәлекле.
Язучы Рифат Сверигин Әмирхан Еникины матурлыкка, моңга, әдәбиятка гашыйк кеше буларак искә алды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән фотодагы герой — татар язучысы Лирон Хәмидуллин да килгән иде. Ул Еники белән фоторәсемгә төшү тарихын искә алды.
Гомумән халык язучысы Әмирхан Еникиның гаилә архивындагы уникаль фоторәсемнәрнең һәрберсе үзенчәлекле, уйландыра, буыннар арасындагы бәйләнешләрне тагын да ныгыта.