Анжела Вавилова исемендәге хоспис ярдәмгә мохтаҗ. Биредә яшәүче балалар өчен махсус автоматик ашату өчен кыйммәтле аппаратлар таләп ителә. Бүген ярдәм Әмир Заргировка кирәк.
Кечкенә Әмиргә ашау берничә сәгатькә сузылырга мөмкин. Авыр диагноз булу сәбәрле мөстәкыйль ашый һәм үзе йота алмый, әнисе аны кулдан ашата.
Бу ысул катлаулы һәм куркыныч. Ризыкны тигез кертмәгәндә ул сулыш юлына эләгергә һәм үпкә ялкынсынуын китереп чыгарырга мөмкин. Бүген хосписта әлеге диагноз белән 40 лап бала ята. Көндәлек кыенлыкларны кичеп, ата-аналарга энтераль туклану өчен махсус җайланмалар бирергә һәм ярдәм итәргә кирәк.
Шундый берничә аппаратны сатып алу өченбер миллион сум акча кирәк. Биредә кеше хәсрәтенә битараф кала алмаучылар ярдәменә өметләнәләр. Дуслары белән бергә бу проблемага Лиана Әмирханова игътибар итәргә булган, бер ел элек бу хосписта аның улы үлгән.
Фонд картасы реквизитлары экранда күрсәтелгән. Сумманы күчергәндә АНГЕЛ сүзен язырга кирәк. Теләсә нинди сумма әлеге эшкә мөһим ярдәм була ала.
Алия Галиуллина, Александр Шмагин, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.