Казанның “Мир” кинотеатрында Камал театры артисты Әзһәр Шакировка багышлап төшергән «Җылак» фильмы ябык форматта күрсәтелде. Фильмның режиссеры – Алмаз Нургалиев. Нәфис фильмны киң экранда Ләлә Зәйнуллина да карап кайтты.
Милләтне шәхесләр тәрбияли. Фильм сызлану белән үрелеп бара. Геройның Һәр сүзе, адымы аша бөек шәхесенең нинди тетрәндергеч язмыш узуы ачыклана. Сызлану һәм югалтулар аша үзеңне табу.
Сәгать ярымлык фильмда олпат шәхеснең язмышын ачып бетереп булмый әлбәттә. Фильмда күпчелек рольләрне халык театры артистлары уйный. Әзһәр Шакировның әтисе ролен Минзәлә театры артисты башкара. Геройның яшь чагын уйнарга Башкортстан артисты сайлана.
Фильм тугызынчы дистәсен ваклап килүче Әзһәр абыйның кичереше аша татар халкының йөрәк ярасын ача. Гомер юлының һәр эпизоды йөрәкне чеметеп, уйландыра.
Халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган мондый хезмәтнең әһәмияте бәяләп бетергесез. Тиздән ул тамашачы хөкеменә дә барып җитәр.
Ләлә Зәйнуллина. Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.