Һәр авылның чишмәсе, я булмаса кизләү, кое кебек табигый су чыганагы бар. Чирмешән районының Әмир авылы чишмәләрен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Өмә ясап төзекләндерелүче чишмәнең тарихы борынгы заманнардан ук килә. Әлеге урында тимерче алачыгы булган. Чишмәнең исеме дә шуннан килеп чыккандыр дип фаразлый авыл халкы. Яшь киленнәрнең уңганлыгын сынарга да бер форсат булган ул чишмә. Халык суны да чишмәдән ташыган, кер чайкарга да бирегә килгән. Элек хатын-кызлар кер чайкарга чират тора иде дип искә ала күргән-белгәннәр.
Чишмәнең тирә-юнен буяп җибәргәч төс кереп китә , әмма 20 ел эчендә күпме су аккан. Кары, яңгыры дигәндәй, чишмәнең улагын, басмаларын яңартсаң да әйбәт булыр иде дигән уй килә.
Күмәк күч күл күчерә. Авылда яшәүчеләр дә, читтәгеләр дә ярдәм итә.
Уйнап үскән җирләр якын була шул. Әмма, уеннан уймак чыккан очраклар да аз түгел. Әнәс Талипов ун еллар чамасы элек чишмә буенда уйнап әлеге койга баткан кечкенә кызның гомерен саклап кала. Шуңа күрә саклык чарасын күреп авыл эчендәге коеның авызы каплап куелган.
Әмир авылында тагын бер үзенчәлекле чишмә бар. Анысын халык Тансык чишмәсе дип атап йөртә. Авыл кечерәеп булса кирәк чишмә бераз читтәрәк тә калган. Тансыкның суы кими, аеруча җәйге эсселәрдә кое эчендә генә калып чишмә бөтенләй җырламый башлый. Шулай да ял итү өчен әкияти матур урын.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары