12-13 февраль көннәрендә Минзәләдә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесе уза. Быел бу бәйгенең 58нчесе оештырыла. Оештыручылар: Татарстанның Спорт министрлыгы, Көрәш федерациясе, Минзәлә районы хакимияте, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе.Тарихка күз салсак, беренче турнирда Сарман көрәшчеләре җиңеп чыккан. Аннан соң Күчмә кубок Буага киткән, соңрак Чистайга барып җиткән. Рекорд исә Балтачта. Алар бу бәйгедә 13 мәртәбә җиңү яулый алды.
Аерым исемнәргә килгәндә, Чаллы батыры Айрат Гыйлаев барысын да уздыра. Ул бу бәйгене 12 тапкыр отты. Узган ел вафат булган Ильяс Галимов бәйге тарихына 9 мәртәбә уңышка ирешкән батыр булып кереп калды. Быелгы бәйгедә данлыклы көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә махсус бүләк булдырылган. Әлеге турнир соңгы елларда Казаннан читтә уздырыла. Бу да ярышның төп үзенчәлекләреннән берсенә әверелде. Көрәш бәйгесе спорт чарасы гына түгел, бу татар көрәшен сөючеләрнең очрашу урынына да әверелә.