Путин Минтимер Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырырга ниятли. 2 февральдә Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин югары дәүләт бүләкләрен тапшырырга планлаштыра.
Дәүләт башлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар.
Россия Президенты 2022 елның 20 гыйнварында Минтимер Шәймиевне «Дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен» Россия Федерациясенең Югары Дәүләт бүләге белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Бу көнне Татарстанның беренче Президентына 85 яшь тулды.
Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, иртәгә узачак тантанада фән, медицина, авиация, сәнгать, бизнес өлкәсенең егермедән артык күренекле эшлеклесе катнаша.