Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының Чакырылыш комиссиясе утырышы үтте. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин өлешчә мобилизация буенча комиссариат тарафыннан алып барыла торган эш турында хәбәр итте. Республика Президенты муниципаль берәмлекләр башлыкларына хәбәр итүне оператив үткәрү өчен җирле хәрби комиссариатларга өстәмә көчләр бүлеп бирергә, үзәкләштерелгән рәвештә хезмәткә чакырылганнарны Казанга китерү өчен транспорт белән тәэмин итәргә кушты.Моннан тыш, җыю пунктларында кайнар ризык, медицина хезмәтен күрсәтү, хокук тәртибе пунктларын урнаштыру йөкләмәсе бирелде. Вазгыять буенча оператив мәгълүмат Татарстан Республикасы Президентына көн саен хәбәр ителәчәк.