Татарстанда телләрне саклау һәм үстерүгә 1 миллиард сумнан артык акча тотачаклар. Программаны 2023-2030 елларда гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Министрлар Кабинеты 2023-2030 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү“ дәүләт программасын раслады.
Проект бурычларына Татарстандагы дәүләт телләрен өйрәнүне оештыру-хокукый һәм аналитик яктан тәэмин итү, аларны саклау һәм үстерү эшчәнлегенә фәнни һәм методик якын килү, дәүләт телләрен үстерү һәм өйрәнү өчен тулы бер системаны үстерү, зур чараларны гамәлгә ашыру һәм республикада уңайлы тел мохите булдыру керә. Ел саен программаны гамәлгә ашыруга 125-133 миллион сум акча бирелә. Программаның координаторы — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.