Безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе бинага комплекслы хезмәт күрсәтү һәм төзекләндерү эшчесе Хәйретдинов Нәфыйкь Минһаҗ улын лаеклы ялга озатты.
Ул 16 ел гомерен безнең телерадиокомпаниягә багышлады, йөзеннән беркайчан елмаю китмәде, шаяртып сөйләште. Ветеранга тиздән 80 яшь тула, хезмәт сючәнлеге, тормышны яратуы белән барыбызга да үрнәк булды. Шуңа күрә лаеклы ялга озатырга да барлык коллектив җыелды. Хезмәттәге уңышлары өчен Нәфыйкь агага рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды. Ә ветеран зирәк фикерләре белән уртаклашты.