Казанда «Минем цифрлы Татарстаным» дигән беренче республика балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясадылар. Аны «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе оештырды.
Татарстанның төрле районнарыннан 45 укучы җиңүче булды, тагын 26 катнашучы тамашачылар мәхәббәте призы белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Ул конкурсның республикада Президент Указы буенча игълан ителгән цифрлаштыру елы кысаларында узуын искәртте. Хәзер Татарстан ИТ-тармакта лидер төбәкләр рәтендә, бу өлкәдә 40 меңнән артык кеше эшли. Иннополис ИТ-белгечләре өчен илдә беренче шәһәр булдырылды, югары технологияләр өлкәсендә ике технопарк нәтиҗәле эшли