Биектау районыннан Миндубаевлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Әлеге тантана “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көненә багышланды. Вил абый белән Венера апа илле ел бергә тату, матур гомер кичерәләр.
Илдә гаилә бәйрәме 15 ел билгеләп үтелә, быел Россия президенты указы буенча бәйрәм рәсмиләштерелде. Татарстанда “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тагын 70кә якын гаиләгә бирелә.