Татарстан радиосының “Мин әтине өйрәтәм” дип исемләнгән радиосериалы тиз арада иң популяр тапшырулар арасына керде. Радиотыңлаучылардан сериалны кабатлап тапшыруны сорап байтак үтенечләр алынды. Уңышның сере нәрсәдә?
“Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында әлеге сериал уңаеннан матбугат конференциясе узды. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов, әдәбият-сәнгать тапшырулары шеф-мөхәррире, сериалның сценарий авторы Нәсим Акмал, сериалда уйнаучы Камал театры артисты Дания Нуруллина иҗат коллективының тынгысыз хезмәте белән таныштырдылар. Сериалдагы рольләрдә шулай ук Камал театры актерлары Хәлим Җәләлов, Алинә Мөдәррисова, Татарстан радиосы журналистлары, алып баручылары уйный. Бер гаилә мисалында татар телен камил өйрәтүгә багашланган сериал радио эфирында ел буена дәвам итәчәк. Аларны радио сайтыннан, шулай ук “Татарстан авазы” интернет радиосыннан да тыңлап була.