Мин әтине өйрәтәм. «Татарстан» радиосында татар теленә багышланган юмористик радиосериал нәкъ шулай атала. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән башкарылган өр-яңа тапшыру турында хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Татарстан дәүләт телекомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте тыңлаучыларына аеруча игътибарлы.
Хезмәттәшләребез әледән-әле яңа сәхифә ача, элекккеге традицияләрне яңарта . 20 елдан соң радиосериал жанры яңадан сафта.
Таныгансыздыр радиосериалда Камал театры артистлары Дания Нурлы, Хәлим Җәләй, Алинә Мөдәрисова һәм радио хезмәткәрләре катнаша.
Радиотапшыруның авторы – Нәсим Акмал. «Мин әтине өйрәтәм тапшыруын «Татарстан» радиосыннан тыш «Татарстан авазы» онлайн радиосы аша тыңларга мөмкин. Беренче тапшырулардан соң ук тыңлаучылардан кайтаваз да килә башлады.
“Мин әтине өйрәтәм” дип аталган тапшыру әзерли башлаганда 24 серия планлаштырылган, ләкин бүгеннән үк аның дәвамлы булуы фаразлана.
Мөршидә Җиһан. Ирек Хәмидуллин.Татарстан яңалыклары.