«Казан» гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» дип аталган бәйрәм булды.
Әлеге чарага меңнән артык тамашачы килгән иде. Гадәттәгечә бәйрәмне “Белые лебеди”, “ТУ-160” бомбардировщиклары ачып җибәрде, ә вертолетлар тамашаны дәвам итте. Минималь биеклектә берничә легендар “Стрижи” очкычлары үзенчәлекле чыгыш ясады. Авиатөркем бәйрәмнең төп күрке булды.