Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы районында берничә җитештерү предприятиесендә булды, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәген карады, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча «Мин булдырам» үзәге эше белән танышты.
Үзәк җитәкчесе Марат Ильясов моннан 14 ел элек авариягә юлыгып инвалид калган. Башта – үзе, аннары мөмкинлекләре чикле башка кешеләр өчен инвалидларны тернәкләндерүнең авторлык методикасын һәм программасын әзерләгән. 2020 елда иганәчеләр ярдәмендә тернәкләндерү үзәге ачкан.
Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ җиһазлары заводында һәм сөт цехында да булды. Технологик линияләрне карап чыкты, җитештерүне алга таба киңәйтү планнары белән кызыксынды. Район Советы сессиясендә узган елгы эшкә йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.