Миллионнар тәкъдим итәләр, яныйлар, сыену урыны һәм яңа паспорт вәгъдә итәләр — мондый хәбәрләрне бөтен Россия буенча күп кенә кеше ала.
Террорчылыкны мәктәпләрдә, балалар бакчаларында башкарырга тәкъдим итәләр. Санкт – Петербургта Татарстан студенты сәүдә үзәгендә бомба урнаштырылган дип ялган хәбәр тарата, хокук саклау органнары аны тиз арада тоткарлыйлар. Виртуаль җинаятьчеләрне күзәтүе авыргарак туры килә.
Хокук саклау органнары һәм психологлар уяу булырга чакыра.
Чакырулар белән бергә мәктәпләргә, сәүдә үзәкләренә шартлаткыч куелуы турында ялган хәбәрләр җибәрәләр. Мондый хәбәрләр белән кешеләрнең башын бутаган өчен, аларны ирегеннән мәхрүм итәләр.
Бу матдә (статья) буенча җәза гомерлеккә иректән мәхрүм итүне күздә тота. Бердәнбер юл — хәбәргә чик кую һәм полициягә хәбәр итү.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.