Язучылар берлегендә Татарстанның күренекле тарихчылары белән «Хәзерге татар әдәбиятында тарихилык» темасына түгәрәк өстәл форматында фикер алышу узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Язучылар белән галимнәр бергәләп балалар өчен кызыклы hәм аңлаешлы булырдай тарихи китаплар әзерләргә җыена. Язучылар берлегендә тарихи темага язучылар һәм тарихчылар ничек итеп тарихи темаларны халыкка якынайтырга, тарихыбыздагы әhәмиятле вакыйгаларны, шәхесләрне популярлаштыру турында сөйләштеләр.
Милли үзаңны тарих белән бәйләп үстерү- замана таләбе. Әлегә бездән ерак торган дастаннар мәсьәләсенә килсәк, аларда, гомумән, фольклорда халыкның милли аңы саклана. Дастаннарда тарихи вакыйгалар да, яшәү hәм фикерләү рәвешләре дә ничек бар-шулай кереп калган.
Дамир Исхаков катлаулы тел белән язылган дастаннарны балалар өчен адаптация ясарга тәкъдим итте. Галим мисал итеп «Идегәй», «Чура батыр» дастаннарын китерде. Ркаил Зәйдулла балалар өчен дастаннар буенча хрестоматия язуны мөмкин эш дип фаразлады. Нинди формада оештырыласын уйлап бетерергә кирәклеген дә ассызыклады. Иншаллаh, бу өлкәдә дә боз куйгалды дип уйларга кирәк.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.