Беренче татар операларының куелуы, Казанда милли музыкаль театр кирәк дигән, фикер тудыра.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театырында бүгенге көндә татар композиторларның әсәрләре бара. Милли әсәрләребезне тамашачылар зур кызыксыну һәм горурлык белән карша ала. Спектакльләрдә, театр солисты, күп санлы конкурслар лауреаты Ирек Фәттаховны да күреп була. Бүген ул студиябезнең кунагы.