«Шүрәле» балетының сәхнәгә куелуына – 80 ел. Казанда балет музыкасының дискы тәкъдир ителде. Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты — музыка мәдәнияте тарихына бу жанрдагы беренче милли спектакль буларак кереп калган.
Республиканың музыкаль җәмәгатьчелеге әлеге әсәрнең куелуына 80 ел тулуны билгеләп үтә. Истәлекле дата уңаеннан «Ля Примавера» камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов балет музыкасы дискын чыгарды, аны тәкъдир итү кичәсе Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узды.
Рөстәм Абязов билгеләп үткәнчә, Әлегә кадәр «Шүрәле» балетының «Мелодия» фирмасы грампластинкаларында бердәнбер язмасы бар иде.
Концертта шагыйрә Альбина Әбсәләмованың шигырьләре дә яңгырады. Яңа дискны тәкъдир итү чарасының тагын бер кунагы — Новосибирскидан пианист Дания Хәйбуллина.
Шүрәле балеты музыкасының цифрлы варианты “Ля Примавера” камера оркестрының сайтында урнаштырылуы да бик уңай күренеш ди, танылган композитор Эльмир Низамов.
Балет язмасы 500 данә тираж белән нәшер ителгән. Ул балалар музыка мәктәпләренә, көллиятләргә, югары уку йортларына бүләк ителәчәк. Шулай ук, авторлар дискны Татарстандагы телерадиокомпания фондларына да тапшырырга җыена.
Айзилә Батырханова, Кадрия Мерсиапова, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.