Тиздән, 2 ноябрьдән 8 нә кадәр, көзге каникуллар көннәрендә Республика Милли музее гадәттәгечә укучылар һәм укытучылар өчен «Ура! Каникуллар!» дигән акция әзерли. Бу көннәрдә махсус музей дәресләре комплексы, мастер-класслар, уеннар һәм «Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» дип аталган яңа экспозиция буенча экскурсияләр тәкъдим итә.«Һөнәрчелек бистәсе» музей-белем бирү үзәгендә укучылар Татарстан халыкларының традицион һөнәрләре белән таныша алачак. Биредә чүлмәк һәм ювелир эше, туку, чигү осталыгына да өйрәнергә була.