«Милли мультfest» Республикакүләм балалар кинфестивале Татарстанда өченче тапкыр уздырыла. Ул балаларның татар теленә кызыксыну уяту, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баетуга юнәлдерелгән. Бу фестивальнең бурычлары һәм үткәрелү тәртибе турында «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
«»Милли мультфест» фестивале республикабызда өченче тапкыр үткәрелә. Фестивальнең төп максаты — киләчәккә Татарстанда шундый индустрия булдыру. Моңа кадәр республикабызда шулкадәр районнан балалар анимация һәм кино ясау белән мавыкканнарын белми идек», — дип белдерде Миләүшә Айтуганова.
Сүз уңаеннан, «Милли мультfest» кинофестивале ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Дәүләт мәдәният институты, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ярдәмендә гамәлгә куела.
Исегезгә төшерәбез, быел гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.