18 нче сентябрь көнне Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Ваһапов фестиваленең 20 нче юбилей гала-концерты булып узды. Фестивальне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра. Вакыйга үзәгеннән хәбәрчебез репортажы.
Конкурсның максаты — халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, аларны үстерү.
Жюри составында зур тәҗрибәле атказанган сәнгать ияләре, танылган җырчылар булды. Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев катнашучыларга теләкләрен җиткерде.
Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина катнашучыларның профессиональ җырчылардан ким түгел икәнлекләрен искәртте.
Конкурсның дәрәҗәсе югары, шуңа таләпләре дә катгый. Фонограмма куллану тыела. Шулай булуга карамастан, катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта.
“Алпар” татар этно-төркеме “Инструменталь башкару” номинацияседә 1 нче урынга лаек булды.
Чара дәвамында “Казан нуры” оркестры дәртле көйләрен уйнады.
20 нче юбилей гала-концерты әнә шулай күтәренке рухта үтте. Сәләтле яңа башкаручыларны ачыклады.
Миләүшә Гыйльфанова, Владимир Юрков, Татарстан Яңалыклары.