Хәерле көн, мөхтәрәм җәмәгать! Татар матбугаты ниләр турында яза? Әйдәгез бергәләп шул турыда сөйләшеп алыйк.
Гадәттән тыш эсселеге белән истә калган быелгы җәйнең сәламнәре әледән-әле дә ирешеп тора. “Татарстан яшьләре” газетасы да коры җәйнең бәрәңге кытлыгына китерүе турындагы язманы алгы биткә чыгарып биргән. Шәhәр халкы гына түгел, авыл кешеләре дә бүген бәрәңгене сатып ала икән. Андый ихтыяҗ булганда бәяләр дә өч тапкырга арткан — былтыр ярминкәләрдә аның килосын 12-15 сумнан сатсалар, быел икенче икмәкнең бәясе 40 сумга кадәр җиткән. Шул бәягә дә бәрәңге табуы авыр дип яза газета-чөнки аны ярминкәгә бик аз алып киләләр дә тиз генә сатып та бетерәләр икән. Бәлки алга таба шулай бәрәңгенең кадерен белә башларбыз?!
Татарстанга хәзер елына 300 мең мигрант килә икән. Мигрант сүзен бу очракта чит илләрдә килүче эшче куллар дип аңларга кирәк. Димәк бүген безнең республикага нәкъ шуның кадәр эшче җитешми дигән сүз. Шуның кадәр кешенең көндәлек мәшәкатьләрен кайгырту, дини hәм мәдәни бәйрәмнәрен үткәрү, аларны Татарстан шартларына күндерү кебек эшләрне үз өстенә алган республиканың Халыклар дуслыгы йорты хуҗасы ,танылган журналист Ирек Шәрипов белән кызыклы әңгәмәне дә шул ук “Татарстан яшьләре” газетасыннан укып була.
Октябрь ае гадәттәгечә гомер көзенә кергән олылаларны хөрмәтләү чараларына бай була. Бөтенебезнең дә барасы җире булгангадыр инде, әлеге темага кагылмый калган матбугат чаралары да юк диярлек. “Шәhри Казан” газетасы да әлеге темеге шактый зур урын биргән. Баксаң, картлык без белгән чит илләрдә генә түгел, үзебезнең илдә дә кадерле була башлаган икән. Дөресрәге, олылар үз кадерләрен үзләре белергә өйрәнеп киләләр ди. Безнең өлкәннәргә тагын нинди сыйфатлар хас? дигән сорауга да җавапны “Шәhри Казан” газетасыннан табырга була.
Икенче елын дәвам иткән короновирус зәхмәте авыл халкына да барып җитте-хәзер урамлап, хәтта авылы-авылы белән дә авырыйлар. Коронавирус шәhәр чире генә булудан күптән узды инде. Соңгы арада исә авыручылар саны да, аны авыр кичерүчеләр, үлүчеләр саны да арта бара. Хастаханәләрдә буш урыннар юк. Чир яшьләрне аяктан ега. Ул авырлы хатыннарны да, балаларны да аямый. Авылларда исә моңа рухи авырлык та өстәлә-күршеләреңнең гомер бакый ачык торган капкасы ябылсын әле! Газета журналисты Татарстан авылларындагы хәлләрне күзәтеп чыккан.
Күптәне түгел генә булып узган Милләт җыенында hәр татарны уйланырга мәҗбүр иткән чыгышларның берсе, мөгаен, Казахстаннан килгән татар галиме, “Туран” университеты профессоры, Казахстанның татар-башкорт конгрессы рәисе урынбасары Гриф Тимерзаhит улы Хәйруллинныкы булгандыр. Татарның саны ни өчен кими? Бердәмлекне саклап калу өчен ниләр эшләргә кирәк? Җанисәп вакытында без ни өчен татар дип язылырга тиеш? дигән сорауларга җавапны әлеге асыл затыбыз белән булган әңгәмәдән укып белергә була.
Укудан hәм фикерләүдән аерылмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!