Башкалабыз Казанда «Мой народ – татары. Код успеха» дип исемләнгән яңа премьера эзләнү-фильмын тәкъдим иттеләр.
Бу татар халкының милли кыйммәтләре һәм мәдәнияте, уңышларга ирешкән һәм милли уңыш кодын саклаган күренекле замандашлары турында проект. Фильм киң тамашачылар даирәсенә, әмма беренче чиратта яшьләргә юнәлдерелгән. Фильм 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә төшерелгән.
Проект җитәкчесе танылган җәмәгать эшлеклесе, меценат Радик АбдрахмановФильмның төп геройларының берсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.
Шулай ук филҗмда –Россиянең Атказанган табибыАльберт Суфианов, Россия Герое, һава судносы командирыДамир Йосыпов, Бөек Ватан сугышы ветераны- Нурания Газиева, Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәким.Фильмнар циклы дәвам ителәчәк, авторлар яңа геройлар эзләргә ниятли. Бу эшкә, Радик Абдрахманов хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья татар конгрессы да җәлеп ителә