Иртәгә, 14 нче февральдә Республиканың Милли китапханәсендә бөтендөнья китап бүләк итү көнен билгеләп үтергә җыеналар.Катнашучылар китаплар алмаша яки аларны бүләк итеп бирә алачак. Оештыручылар яхшы хәлдәге басмаларны китерергә киңәш итә.
Әлеге чара иртәгә, сәгат кичке җиденче яртыда, милли китапханә бинасында башлана. Тулырак мәгълүмат белән, милли китапханә сайтында танышырга мөмкин.