Үз эшеңне ачу җиңелме? Әлеге сорауларга шушы көннәрдә Түбән Кама раойнында узган икенче шәһәркүләм татар яшьләре форумында сөйләделәр. Быел катнашучылар саны 60 ка якын иде. Төрле шәһәр –районнардан җыелган милли җанлы яшләр үзләренең проектларын тәкдим итте. Алар белән Түбән Камадагы хәбәрчебез Албина Вәлиева дә танышты.
Гөлфия Хәлиуллина әби-бабайларан калган ядкарьләрне яшьләргә тапшыруы өчен зур эш башкара. Милли бизәкле киемнәр тегә, сөлгеләр һәм изүләр чигү белән шөгыльләнә — аның бренды тиз арада популярлык яулый.
Милли юнәлештәге бизнесны ничек булдырырга? Социаль контракт буенча үз эшеңне ачу җиңелме? Болар хакында “Ковер” үзәгендә узган икенче татар яшьләре форумында сөйләделәр. Залда – Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән мәктәп укучылары, студентлар, эшмәкәрләр. Татар җанлы Рөстәм Ямалиев аларны бер мәйданга җыя.
Мәскәүдәге “Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы”ның филиалы Түбән Камада ике ел элек ачыла. Бу вакыт эчендәге күп төрле чаралар үткәрәләр: хәйрия чаралары, ифтар мәҗлесләре, мәктәп укучылары белән очрашулар.
Форум кысаларында “Татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессының Кама аръягы зонасы филиалы белән Түбән Кама районының яшьләр парламенты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Уртак проектларның берсе – татар эшмәкәрләре белән очрашу үткәрү. Әлеге чара сентябрь аена билгеләнгән.
Альбина Вәлиева, Максим Липин, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.