Казанда рус теле көнен, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның 223 еллыгын билгеләп үттеләр, һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Традиция буенча бу көнне концертлар, спектакльләр, иҗат кичәләре үткәрелде. Бөтен дөнья әдәбият белгечләре Пуікинның бөтен дөнья мәдәнияте өчен зур әһәмиятен таный.
Александр Сергеевич әсәрләре опера һәм балет театры сәхнәсеннән дә яңгырады. Республика халкын рус теле көне һәм шагыйрь туган көне белән Рөстәм Миңнеханов котлады. Рус мәдәниятен һәм рус телен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән уктучылар, филологлар, галимнәргә республиканың дәүләт бүләкләре тапшырылды.