Милли бәйрәмебез — Сабан туйга Президент котлавы — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Мәдәният

Милли бәйрәмебез — Сабан туйга Президент котлавы

15.06.2021
Көннәре билгеләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халык бәйрәме – Сабан туе уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Сезне халкыбызның иң яраткан милли бәйрәме – Сабан туе уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Бик күп гасырлар дәвамында уңган игенчеләр, данлыклы батырлар, туган телнең газизлеген, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кыйммәтен үз иткән һәркем ел саен кунакчыл Сабан туе мәйданында җыелып, күңел ача, ял итә. «Татар барда – Сабан туе бар» дигән әйтем халыкта шуңа бәйле тугандыр. Чынлап та, бу бәйрәм – татар халкының мәдәни җәүһәре, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлы бәйләнеш.
Халык күңеле кебек киң һәм юмарт Сабан туе мәйданы яшен-картын, төрле катлау, милләт һәм дин вәкилләрен – һәркемне колач җәеп каршы ала. Бүгенге катлаулы, туктаусыз үзгәреп тора торган дөньяда да, элеккечә үк, туган нигез җылысын, көй-җырларыбызның моңын, ат чабышлары вакытында, батырлар бил алышканда күңелләрнең җилкенүен, рәхәт кысылуын берни дә алыштыра алмый.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында туганлык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытуны, ана теленә, гаиләгә, яраткан республикабыз һәм бөек Россиягә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүне максат итеп куйган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу бәйрәмне уздыру аеруча әһәмияткә ия.
Шул ук вакытта Сабан туе – беренче чиратта, армый-талмый эшләп, Татарстанның һәм тулаем илнең азык-төлек муллыгын тәэмин итүче игенчеләрнең, авыл хезмәтчәннәренең бәйрәме, әлбәттә. Мәйдан түрендә кыр батырларын, иң булдыклы терлекчеләрне, мәдәният-сәнгать әһелләрен, спортчыларны зурлап бүләкләү, олылау — зур тантана һәм матур традиция. Халкыбызның милли бәйрәме хәзер дөньяның бик күп илләрендә гөрләтеп уздырыла, төрле кыйтгаларда яшәүче кешеләргә татар теле, татар мәдәнияте, аш-суы, республикабызның хәзерге казанышлары белән танышу мөмкинлеге бирә.
Быелгы Сабан туе безгә күтәренке кәеф, яшәү дәрте алып килсен, киләчәккә якты өметләр уятсын! Һәр йортта тынычлык, татулык һәм муллык хакимлек итсен! Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Путин видеоконференция режимында Франция компанияләре җитәкчеләре белән фикер алышты

Путин белән Байден очрашуы вакытында илнең hава юллары ябыла

Бүген Казанның Совет районында су бирү туктатыла

Бүген Казанның Совет районында су бирү туктатыла

Владимир Путин Россия онкологларының эшен бәяләде

Байден Путинны катгый һәм акыллы дип атады

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+