Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12нче, татар телендә белем бирүче гимназиясе 30 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бәйрәмгә төрле елларда эшләгән ветеран укытучылар һәм гимназияне тәмамлап чыккан кунаклар, гимназияне ачылуга һәм аның тормышына зур өлеш керткән шәхесләр чакырылган иде. Кунаклар арасында үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов тә булды.
Кунакларны гимназия директоры Зөммәрәт Нәгыймова сәламләде. Имтихан нәтиҗәләребез дә югары. Укучыларыбыз республика күләмендә, халыкара олимпиадада җиңүче һәм призерлар булдылар, Россиякүләм конференцияләрдә дә җиңеп, гимназиябезне данлыйлар. Барысы өчен дә зур рәхмәт», – диде ул үзенең тәбрикләү сүзендә.
Тарих битләренә күз салсак, XIX гасыр азагында – XX гасыр башында кызларны аерым укыту йортлары да, нәтиҗәдә, укымышлы, белемле татар кызлары да күп булган.
Гимназиядә һәр балага шәхес буларак карыйлар, шәхес тәрбиялиләр. Кызлар тәрбиясе милләтнең иң асыл өлешен тәшкил итә. Кызлар тәрбияләү – ул милләтне тәрбияләү. Кызларны аерым укыту – ул татар тарихында сыналган, булган гамәл.
Татарстан башкаласында кызларны аерым укыта торган беренче татар мәктәбе 1993 елда ачыла. Аның тәүге бинасы Иске Татар бистәсендә була. 2011 елда коллектив Декабристлар урамындагы яңа бинага күчә һәм 2012 елда гимназиягә Фатиха Аитова исеме бирелә.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин Татарстан яңалыклары