Бүген Казанда Бөтендөнья татарларының милләт җыены ачыла. Аны бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты оештырды.
Татарстан радиосының чираттагы иртәнге турыдан-туры эфиры җыенны уздыру мәсьәләләренә багышланды. Конгрессның матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи пандемия вакытында җыенны уздыру үзенчәлекләре белән таныштырды. Шулай ук октябрьдә булачак халык санын алуга, татар конгрессының 30 еллыгына әзерлек буенча радиотыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.