Без Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акциясен дәвам итәбез.Узган атнада сез Данил Васильевка ярдәм иттегез. Барыгызга да зур рәхмәт. Бүген Милана Миннәхмәтованың тарихы. Кыз церебраль параличтан интегә. Акыллы, матур һәм шат күңелле кыз әлеге авыру белән көрәшергә әзер. Һәм без аңа бергәләп ярдәм итә алабыз.
Әнисе белән Милана өй эшләрен бергә башкаралар. Кыз рәхәтләнеп эшли, яңа күнекмәләр ала. Үзенең авыр диагнозы — церебраль паралич һәм спастик тетрапарезга карамастан, Милана актив хәрәкәт итә, укый, хәтта әтисе ярдәмендә спорт белән дә шөгыльләнә.
Милана тренажерда да күнегүләр үткәрә. Гаиләнең спорт инвентаре сатып алу мөмкинлеге булмаган — әтисе аны өйдәге материаллардан үзе ясаган.
Энтузиазм белән генә булмый. Велосипедта ясалган җайланма гына аз, яңа тернәкләндерү үзәге кирәк. Гел хәрәкәттә булу – Милана өчен бик мөһим. Кул һәм аяк мускуллары авыру сәбәпле, кыз гел киеренкелектә. Спорт белән шөгыльләнү булыша. Милана моны аңлый һәм мөмкин кадәр ешрак хәрәкәт итәргә тырыша.
Әгәр Милана сөйләшә алса, сәламәтлеге булуын сорар иде. Хәер, монда сүзсез дә аңлашыла. Ходунок, тернәкләндерү велосипеды һәм инвалид кресло-коляскасын сатып алуга безнең ярдәм кирәк. Аларның гомуми бәясе-422 мең 554 сум. 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән, СМС хәбәр җибәреп булышырга мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе-75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Регина Сафиуллина, Ренат Сәхибгәрәев.