Микулай исемле керәшен ир-аты турында «Микулай» психологик триллеры киң прокатта беренче республика фильмы буларак таныла.
Микулай йөкле яшь хатыны, өлкән яшьтәге әти-әнисе һәм аны чиксез хөрмәт иткән авылдашлары белән бәхетле гомер кичерә. Бервакыт аларның авылларына үзен Микулайның улы дип раслаучы Степан килептөшә. Идеаль тормыш җимерелә башлый.
Картинаның төп үзенчәлеге – Мәскәү актерларының катнашуы. Төп рольдә Микулай ролен бик яхшы башкарган Виктор Сухоруков.
Режиссер сүзләренчә, фильм илнең 150 дән артык кино театрында барачак.
Искәндәр Гыймалтдинов, Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.