Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән очрашу үткәрде. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакны төзелеш темплары югары булуы тәэсирләндерде. «Барысы да бик тәэсирләндерә. Кайбер объектлар буенча эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренә күчтек. Сезгә һәм бөтен командагызга зур рәхмәт», — дип белдерде Степаненко.
Моннан тыш, алар Татарстанның җинаять-башкарма системасы өлкәсендәге үзара багланышлар мәсьәләләре, шулай ук төрмәдән азат ителгәннән соң гражданнарны адаптацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«