Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын «Ел инженеры» IV республика конкурсында катнашырга чакырды. Бу хакта җитәкче үзенең телеграм-каналында язган.
«Республикада иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – инженерлар. Иң талантлыларга ярдәм итү, һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлеге бирү өчен Татарстанда конкурс уза <...>», — диелә хәбәрдә.
Конкурсантлар барлыгы 12 номинациядә катнаша ала. Җиңүчеләр Россиянең иң яхшы инновацион үзәкләрендә стажировка үтә алачак. Катнашу өчен сайтта гариза бирергә кирәк.