Миңнеханов Татарстан халкына яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә битараф булмаганга рәхмәт әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың төрле районнарында яшәүчеләргә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына җибәрелгән гуманитар йөкләре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында язган.
Бүген «Татар-информ»135 тонна авырлыктагы гуманитар ярдәм партиясен илтү турында хәбәр итте. Төзелеш материаллары, продуктлар һәм беренче кирәкле товарлар җыюга Чирмешән, Теләче, Мамадыш һәм Сарман районнары халкы кушылды.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, төзелеш материаллары белән тәэмин итү шефлык итә торган шәһәрләрдә яшәүчеләргә киләсе кышка йортларны җылытырга һәм берничә объектны торгызырга ярдәм итәчәк.
«Гуманитар ярдәмне республиканың төрле районнарында яшәүче татарстанлылар җыйды. Битараф булмаган өчен рәхмәт!» дип язган ул.