Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Россия төбәге һәм Үзәк Азия иле арасында хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Әңгәмә башында Рөстәм Миңнеханов ике дәүләтнең лидерлары Владимир Путин һәм Шәүкәт Мирзияевның Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеген төзүдә яхшы мөнәсәбәтләренең ролен билгеләп үтте.
«Россия-Үзбәкстан дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез», — дип ассызыклады ТР Рәисе.
Үзбәкстанда берничә уртак проект гамәлгә ашырылды. Бу, аерым алганда, «Чирчик» һәм «Җизак» технопарклары, Казан федераль университетының Җизактагы филиалы.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, 2022 елда Татарстан-Үзбәкстан товар әйләнеше үсеш күрсәтте һәм 290 млн доллардан артып китте. Агымдагы елның беренче яртысы шулай ук үсеш күрсәтә – 30 процентка.
Үз чиратында, Абдулла Арипов Рөстәм Миңнехановка Татарстанда Үзбәкстан делегациясенә оештырылган программа өчен рәхмәт белдерде.