Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә республика халкына мөрәҗәгать итте. Президент 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсен карап чыккан вакытта Татарстан халкына ике дәүләт телендә мөрәҗәгать итте.
«Хөрмәтле ватандашлар! Бүгенге көндә шундый начар чир бар. Безгә үзебезне, якыннарыбызны сакларга кирәк. Өйдә, гаиләгездә булыгыз. Өлкәннәр «Сакланганны Аллаһ саклый», дигән. Безгә бу вакытларны түзәргә кирәк. Безнең республика күләмендә кирәкле барлык эшләр эшләнә. Анысы өчен борчылырга кирәк түгел», — дип мөрәҗәгать итә Президент.