Шушы көннәрдә Казанда мәгариф оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган телләр укытучыларының Бөтенроссия конкурсы булып узды. Әлеге бәйге «Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла. Бәйге инде 2007 нче елдан бирле үткәреләп килә. Быел барлыгы республикадан 77, һәм башка төбәкләрдән 10 туган тел укытучылары катнашты. Шуларның 50 йомгаклау этабына үтте.
Конкурсның төп максаты-Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының абруен күтәрү, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталыкларын күрсәтү.