Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү хөрмәтле дин кардәшләр!
“Бүген башка заман. Оялчан булма! Оялып торсаң, бернәрсәгә дә ирешә алмассың!” – дип үгетләүчеләр, балаларына шундый тәрбия бирүчеләр күп. Ислам динендә оялчанлык хупланамы? Бу сорауга мөгаллимә Сылу Вәлиева вәгазе аша җавап бирә.
Исламда оялчанлык хупланмаган урыннар да бар. Мәсәлән, дини белем алуда артык оялчанлык надан калуга китерергә мөмкин. Барыгызга да исәнлек-саулык теләп бүгенгә саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!