Шушы көннәрдә 15 нче «Телефлот» дип исемләнгән яшьләр матбугаты фестивале үз эшенә йомгак ясады. Фестиваль Казанда берничә тапкыр булган иде инде. Казан федераль университеты студентлары һәм яшь журналистлар төрле конкурсларда, осталык дәресләрендә катнашты. Әлеге проектны университетны тәмамлап, Казан телевидениесенең яшьләр редакциясе алып баручысы Игорь Романовский җитәкли.
«Телефлот» яшь журналистларны телевидение нигезләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән.Идел буйлап сәяхәт вакытында балалар танылган журналистлардан осталык дәресләре алдылар. Катнашучылар бер атна дәвамында «Лебединое озеро» теплоходында шулай ук сүз техникасын, интервью нигезләрен, видеомонтаж ясауны үзләштерде. Киләсе елда оештыручылар Россиянең Төньяк-көнбатышына һәм Карелия Республикасына сәяхәт кылырга планлаштыра