ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Сергей Захаров Татарстанда аномаль эсселек аркасында гадәттән тыш хәл режимын кертергә тәкъдим итте. Бу хакта «Татарстан24»хәбәр итә.
Сергей Захаров тәкъдимне Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге гадәттән тыш хәлләр комитеты утырышында яңгыратты.
Элегрәк ТР Гидрометеорология үзәге Татарстанда аномаль эсселек аркасында шторм кисәтү игълан иткән иде. Якын көннәрдә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9 һәм аннан да күбрәк градустан югарырак булачак. Синоптиклар фаразларына караганда, республикада атна ахырына кадәр эсселек дәвам итәчәк, ә уртача тәүлеклек температура 36 градус.