Башкалабыз Казан бөтенроссия «Тарихи диктант» проектына кушыла. Теләгән һәркем үз белемнәрен шәһәр мәйданчыкларының берсендә онлайн тикшерә алачак. Өстәмә мәгълүматны экраннарда күрсәтелгән телефон номеры буенча белешергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, тарихи диктант «Тарих волонтерлары» хәрәкәте тарафыннан оештырылган. Проект тарихи белемнәрне популярлаштыру һәм саклау, шулай ук ватан тарихына карата кызыксынуны арттыру өчен тормышка ашырыла.