Мәктәп балаларының көтеп алынган каникуллары бара. Аларның ялларын файдалы, кызыклы итеп үткәрү өчен, республикбазыда төрле спорт, мәдәни чаралар оештырылып тора. Талантлы балаларның берсеннән-берсе матур кул эшләнмәләрен сезнең игътибарга да тәкдим итәбез.
Берсеннән-берсе матур кырылмалар. Тырышлык һәм теләк күрсәтсәң, әллә ниләр дә тудырырга була икән. Казан шәһәре Яңа Савин районында урнашкан 23 нче номерлы лицей балалары, укытучылар, әти-әниләр тырышлыгы нәтиҗәсе булып гаҗәеп кул эшләре күргәзмәсе барлыкка килде.
Әлеге күргәзмәдә ниләр генә куелмаган, балаларның фантазияләре шулкадәр дә бай, гади генә материаллардан да бик күп төрдәге сәнгать әсәре тудыра алар. Кайберләре безгә бик танышлар. Кайсы шәһәрдән, нинди бина булуын бик тиз абайлап аласың. Төт-төгәл күчерелмәсе.
Әлеге шөгельгә бала бер тартылдымы — мавыгуы гомерлек шөгыльгә дә әйләнергә мөмкин. Карап торсаң шак катасын. Бу бит балалар кулы белән тудырылган матурлык. Белем бирү йортының төп бурычы – балаларга нәтиҗәле ярдәм күрсәтү, белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эшләү- мәктәп коллективының, әти-әниләр белән берлектә оештырылган нәтиҗәле юнәлеше.
Фәннур Хәсәнов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары