+7(843)236-00-71
1 нче апрельдә Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды, hәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Татарстан егетләре гадәттәгечә илнең төрле төбәкләрендә хезмәт итәчәк.
Ә буген, 2 апрель көнне Татарстанда хәрби хезмәткә чакыру буенча кайнар линия эшли. Чакырылучылар һәм аларның ата-аналары үз сорауларына җавап алачак. Республика халкының сорауларына Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле һәм Республиканың хәрби комиссариат хезмәткәрләре җавап бирә. Кайнар линия кичке дүрткә кадәр эшләячәк. Телефон номерын экраннарда күрә аласыз.