Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил офисында «Мәрхәмәт–Милосердие» депутатлар берләшмәсе активистлары «Хатын-кыз игътибары» дигән чираттагы кайнар линияне үткәрделәр.
Татарстанлылардан килгән шалтыратулар балаларны яшәү урыны буенча балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итү, хатын-кызларга өстәмә ярдәм чаралары, алиментлар түләтү, ташламалы ипотека алу мәсьәләләренә бәйле иде. Парламентарий-хатын-кызлардан тыш, мәгариф, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау министрлыклары урынбасарлары да бар иде. Кайнар линия даими уза. Моңа кадәр булган шалтыратулар гаиләдә көч куллануны, көнкүрештә килеп чыккан низагларны, хатын-кыз сәламәтлеге һәм хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләрен хәл итәргә булышты.